Кай чакта үз-үземә сорау бирәм: “Бәхетле кешеме мин?” Минем яраткан тормыш иптәшем, кадерле балаларым һәм эшем бар. Эш?... Юк инде, балалар бакчасы- минем тормышым! Мина һөнәремне алыштырырга дигән уй беркайчан да башыма килгәне булмады. Бала чактан ук үземне музыкант буласымны белә идем, чөнки мин аңа омтылып яшәдем.
Үземнең һәнәремә мин уйлап, аңлап бардым: башта музыка мәктәбен бетердем. Соңыннан Яр Чаллы педагогик көллияткә укырга кердем, музыка бүлегенә. Уку еллары сизелми генә үтеп тә киттеләр. Балаларны җырларга, биергә өйрәтү теләгем шундый көчле булганга, укуны тәмамлагач мин үзебезнең Актаныш авылының “Каенкай” балалар бакчасына музыка җитәкчесе булып эшкә урнаштым.
Уйлап карасаң, “музыка җитәкчесе”.... Коры, кырыс ишетелә бу сүз. Ләкин төптән уйлап карасагыз бу ике сүзнең мәгънәсе бик зур. “Музыка”- матур, ягымлы, хисле. “Җитәкче”- белмәгән, курыккан баланы җитәкләп баручы, яңа, матур, музыка тормышына әйдәп баручы кеше. Без - музыканы яратырга, бер- береңне аңларга, ярдәмчел булырга өйрәтәбез.
Минем һөнәремнең төп максаты: балаларның музыкаль сәләтләрен үстерү. Балаларга һәр музыка шөгыле- бәйрәм, ниндидер яңалык ачу булып тора. Бала шөгыльдә дөрес итеп җырлап, көйгә матур итеп хәрәкәт итә белергә генә тиеш түгел. Ул көйне аңлый белергә дә тиеш дип уйлыйм мин. Музыканың тагын бер төп максатларның берсе - балада кешелек сыйфатлары тәрбияләү.
Хәзерге вакытта мин “Умырзая” балалар бакчасында эшлим. Без шөгыльләрдә татар халык, рус халык көйләре белән генә түгел, ә классик композиторлар белән дә танышабыз. Көйнең характерын ачыкларга өйрәнәбез. Музыка уен коралларында уйныйбыз. Музыканы яратмаган бала юктыр дип уйлыйм мин. Шөгыль тәмамлангач алар барсы да сөенеп, канатланып чыгып китәләр. Балаларның шул елмаюын күрү - минем өчен зур бәхет һәм уңыш!
Шөгыльдән тыш мин “Домисолька” җыр- бию түгәрәге алып барам. Район күләмендә үткәрелгән “Йолдызлык” фестивалендә елда призлы урыннар алабыз.
“Дөньяда иң яхшы һөнәр кайсы дисәләр?” Мин - музыка җитәкчесе дияр идем. Чөнки музыка җитәкчесе - ул баланың күңелендә өмет һәм көч уятучы кеше, һәм шул көч һәр малайлар, кызларга алдагы тормышында уңышка ирешергә ярдәм итә.
Табигатьнең гүзәллеген тоя белсәм,
Хисләр җылылыгын сабыйларга бирсәм,
Һәр нәнине нәфис гөлдәй күрсәм,
Шул гөлләргә йомшак сулыш өрсәм –
Мин бәхетле!
Балаларны гел изгелеккә өйрәтсәм,
Хаталарын вакытында төзәтсәм,
Шаян-көлеп уйнауларын күзәтсәм,
Яшәү өчен дөрес юлны күрсәтсәм –
Мин бәхетле!
Тирә-юньнән иҗатыма илһам алсам,
Һәр мизгелнең гүзәллеген тотып калсам,
Шушы нурны бала йөрәгенә салсам,
Җылы учын учларымда тоеп барсам –
Мин бәхетле!